Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
7 көн калды
Түбән Камада иясез хайваннар мәсьәләсен хәл итү юллары өйрәнелә
Җәмгыять
  • 09 Февраль 2019 - 08:54
  • Караулар: 76
"Иясез хайваннар үзләреннән-үзләре  урамда пәйда булмый – бу кешеләрнең җавапсыз мөнәсәбәте нәтиҗәсе", - дип искәртте  Надежда Семенова Түбән Камада узган депутатлар сессиясендә. Җирле фонд директоры сүзләренә караганда, әлеге мәсьәләне комплекслы хәл итәргә кирәк.

Проблеманы уңышлы хәл итү өчен ветеринар дүрт шарт кирәк дип саный: стерильләштерү һәм кастрация, гомерлек приютлар челтәрен булдыру, нәселсез хайваннарны үрчетүне контрольдә тоту һәм кешеләрдә җаваплы мөнәсәбәт тәрбияләү.

"Дом Надежды" хәйрия фонды Түбән Камада инде сигез ел эшли. Анда сукбай хайваннарга  ашыгыч ярдәм күрсәтелә. Ел саен фондка меңнән артык  мөрәҗәгать килә,  бу иясез үхайваннар өчен әһәмиятле ярдәм булса да, проблеманы тулысынча хәл итү түгел.

"Волонтерлар, фонд, халык белән берлектә без хәзер комплекслы шартлар тәэмин итү программасы концепциясен эшләү белән шөгыльләнәбез - бу приют һәм  аерым элементлар гына түгел, - дип шәрехләде Түбән Кама мэры Надежда Семенова чыгышын. - Әлеге мөһим социаль мәсьәләгә кереп китү һәм нинди ресурслар кирәклеген -  финанслау гына түгел, хокукый якны да аңлап  эш итү өчен,  концепцияне игътибар белән эшләргә кирәк. Без мәсьәләне бер тапкыр гына хәл итәргә тиеш түгел, без системалы мөнәсәбәткә чыгарга тиеш", - дип саный Айдар Метшин.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар