Рус Тат
Алексей Песошин Түбән Каманың Прости авылы янындагы полигонны рекультивацияләү проектын эшләү өчен республика бюджетыннан акча бүленәчәген җиткерде
Җәмгыять
  • 07 Февраль 2019 - 16:49
  • Караулар: 91
ТР Премьер-министры Алексей Песошин Түбән Каманың Прости  авылы янындагы резин- техник эшләнмәләр полигонын рекультивацияләү буенча  "юл картасы"ның беренче пунктын эшләтеп җибәрү өчен,  республика бюджетыннан 7 млн сум акча бүлеп бирелү планлаштырылуын җиткерде. 

Билгеле булганча, узган көздә  полигонда чыккан янгын әйләнә-тирәлеккә тискәре йогынты ясады. Хәзерге вакытта янгын булган урынны рекультивацияләү кирәк. Элегрәк хәбәр ителгәнчә,  бу эшләр өчен ким дигәндә 100 млн сум акча кирәк булачак.

Айдар Метшин  бу юнәлештә "Чиста программа"  федераль программасына керү һәм аның кысаларында рекультивациягә акча алу өчен смета документларын эшләү зарурлыгын аңлатып узды. Нәкъ менә шуның  өчен республика бюджетыннан акча бүлеп биреләчәк.

Фото: Татар-информ


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*