Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
7 көн калды
ВИДЕО: Түбән Кама ашыгыч ярдәм хезмәтендә үзенчәлекле фельдшер эшли
Җәмгыять
  • 07 Февраль 2019 - 10:33
  • Караулар: 229
Социаль челтәрдәге  "Узнай первым!"  төркеме "По-нижнекамски" ("Түбән Камача") проектының икенче сәхифәсен әзерләгән. Билгеле булганча, проект шәһәрдә яшәүче кызыклы кешеләр, аларның эш-гамәлләрен чагылдыруга багышланган.

Видеоязмаларның күләме  кыска, ачык һәм субтитрлар белән тулыландырылган, шуңа күрә аларны смартфоннарда карау уңайлы.

"По-нижнекамски" проектының беренче чыгарылышында Вокзал  урамындагы йортларның берсендә яшәүче Светлана Бәйрәмова әлеге өйдә торучыларның  үз биналарын ничек карап торулары, үз көчләре белән ремонт ясау, ишегалды себерүләре һ.б. турында сөйләде.  Видеоязманы 20 мең кеше караган, ә Светлана Бәйрәмова   бүген ТР премьер-министры Алексей Песошин катнашындагы  йомгаклау  сессиясендә тәҗрибә уртаклашачак.

Проектның икенче чыгарылышы  ашыгыч ярдәм фельдшеры булып эшләүче  Ольга Михайловскаяга багышлана.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар