Рус Тат
28 Июль 2019
16:00 - 18:00
7 көн калды
Кама Аланы бистәсенең демографик хәле җентекле өйрәнүне таләп итә
Җәмгыять
  • 25 Гыйнвар 2019 - 09:40
  • Караулар: 175
Айдар Метшинның Кама Аланы халкы белән очрашуында бистәдәге  демографик вазгыять мәсьәләсе күтәрелде. Әлеге мәсьәләгә үз чыгышында  муниципаль район башлыгы да, моношәһәр башлыгы да игътибар юнәлтте.

Александр Павлов сүзләренә караганда, моношәһәрдә 2018 елда үлүчеләр саны туучылар саныннан артып киткән: 88  бала туган, 129 кеше үлгән. Моннан тыш, 10 айда бистәдән  558 кеше күчеп киткән, 421 кеше килеп урнашкан. Гомумән алганда, 2019 ел башына Кама Аланында яшәүчеләр саны 15 061гә җиткән.

"Демография күрсәткечләре илдә һәм дөньяда озакка сузылган икътисадый кризиска турыдан -туры бәйле, - дип саный Кама Аланы башлыгы. - Әмма урыннарда башкарыла торган эшләр тискәре динамиканы тоткарлап калу белән бергә, уңай үзгәрешләргә дә ирешергә мөмкинлек бирә. Аерым алганда, 2019 елның 1 гыйнварына Кама Аланы территориясендә эшсезлек дәрәҗәсе 2,76 процент тәшкил итте, бер ел элек бу күрсәткеч 2,88 процент иде".

Айдар Метшин моношәһәрнең демографик күрсәткечләре сагайта һәм җентекле өйрәнүне таләп итә, дип белдерде. "Һичшиксез, объектив сәбәпләр дә бар – гомумән алганда, хәзер илдә демографик кимү күзәтелә, бу туксанынчы еллардагы демографик чокырның нәтиҗәләре", - дип билгеләп үтте район башлыгы. Әмма, Айдар Метшин сүзләренә караганда, бу барыбер зур борчу тудыра. "Безгә әлеге мәсьәләне Кама Аланы кысаларында җентекләп өйрәнергә кирәк", - диде ул.

Табигый кимү турында түгел, ә халыкның күченеп китүе  турында фикер йөрткәндә,  Айдар Метшин әлеге хәлдән чыгу юлының мөмкин булган  берсен тәкъдим итте. Район башлыгы фикеренчә, АСИҮТ статусы алу моношәһәр үсешенә уңай йогынты ясаячак. Моның нәтиҗәсендә, инвестицион  климат яхшырачак, яңа предприятиеләр сафка басачак, бу, үз чиратында, биредә яшәүчеләргә   Кама Аланында төпләнеп калу  һәм эшләү өчен стимул булачак. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар