Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Түбән Каманың комплекслы музеенда Владимир Камелинга багышланган күргәзмәне ачу тантанасы узды
Җәмгыять
  • 11 Гыйнвар 2019 - 14:47
  • Караулар: 51
Бүген Түбән Каманың комплекслы музеенда шәһәрнең мактаулы гражданины Владимир Камелинның тууына 80 ел тулуга багышланган күргәзмәне тантаналы ачу вакыйгасы узды. Анда  Владимир Камелинның туганнары, якыннары, заманында аның  белән эшләгән шәһәрдәшләр, журналистлар  җыелды.

Владимир Васильевичның бөтен хезмәт эшчәнлеге Түбән Кама җитештерү объектларын төзү белән бәйле. Төзелеп килүче Түбән Кама шәһәренә ул 1961 елда Мәскәү автомобиль юл- транспорт институтын тәмамлагач кайта. Хезмәт эшчәнлеген кранда механик буларак башлый, җир өсте һәм җир асты коммуникацияләре, автомобиль, трамвай юллары төзү белән шөгыльләнүче трест җитәкчесе вазыйфасына кадәр күтәрелә.

Моннан тыш, ул Түбән Кама башкарма комитеты һәм шәһәр Советы җитәкчесе булып эшли, Татарстан  Республикасы халык депутаты итеп сайлана. Бу - туксанынчы еллар. "Илебез һәм Түбән Кама өчен дә иң авыр, катлаулы чор", -дип искә ала экскурсия ясаучы. Экспозициядә Владимир Камелинның фотографияләре, газетада сәяси темага басылып чыккан мәкаләләреннән өзекләр, кызыклы артефакт –  ул чактагы кардәш   Гранд-Айленд каласыннан символик ачкыч.



Күргәзмә ачылышында Владимир Камелинның  гаиләсе -  тормыш иптәше Елена Федоровна һәм аларның өч улы турында да  сөйләделәр. Уллары Алексей Камелин әтиләренең беркайчан да үз эшеннән зарланмавын, өйгә һәрчак тыныч кыяфәттә кайтып керүен искә ала, алар әниләре белән даими рәвештә күп укыганнар, бик күп газета-журналлар яздырганнар. 

Күргәзмә 15 февральгә кадәр дәвам итә. Ул "Синең кешеләрең, Түбән Кама" проекты кысаларында уза. Күргәзмәдә 80 нән артык экспонат тәкъдим ителгән: алар арасында Владимир Камелинның шәхси әйберләре, гаилә архивыннан алынган фотосурәтләр, шулай ук эше белән бәйле фоторәсемнәр һәм документлар бар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*