Рус Тат
1 февральдән Татарстанда айлык акчалата түләүләре артачак
Җәмгыять
  • 12 Гыйнвар 2019 - 11:33
  • Караулар: 56
2019 елда федераль ташламалардан файдаланучыларның айлык акчалата түләүләре индексацияләнәчәк. Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе Эдуард Вафин «Татар-информ» агентлыгына биргән интервьюсында шул хакта хәбәр итте.

«1 февральдән инвалидлар, хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, «чернобыльчеләр» һәм федераль ташламалардан файдаланучы башка гражданнарның айлык акчалата түләүләре һәм социаль хезмәтләр җыелмасы индексацияләнәчәк», - дип искәртте Эдуард Вафин.

Аның сүзләренчә, Татарстанда мондый түләүләрне 340 меңгә якын кеше ала.

Индексациянең фаразланган күләме 3,4 процент тәшкил итәчәк, дип сүзен йомгаклады Россия Пенсия фондының Татарстандагы бүлеге идарәчесе.
   

"Татар-информ" МА

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*