Рус Тат
26 Гыйнвар 2019 17:00
27 Гыйнвар 2019 18:00
11 көн калды
Түбән Кама имамнарының яңа елда беренче җыелышы үтте
Җәмгыять
  • 11 Гыйнвар 2019 - 08:06
  • Караулар: 25
10 гыйнварда Түбән Кама районы имамнарының яңа елда беренче җыелышы узды.

Утырышның беренче өлешендә Рәйхан хәзрәт  Әхмәдһади Максудиның " Гыйбадәте исламия" китабы буенча дәрес бирде.

Очрашуда район башкарма комитетының иҗтимагый оешмалар белән элемтә hәм милли мәсьәләләр бүлеге башлыгы Фәрһад Сафиуллин да катнашты. Үз чыгышында ул дини оешма вәкилләре игътибарын документларда тәртип саклауның, янгынга каршы һәм террорчылыкка каршы куркынычсызлыкның мөһимлегенә юнәлтте.



Киңәшмәне Түбән Кама муниципаль районы мөхтәсибе, шәһәр үзәк мәчете имам-хатыйбы Салих хәзрәт Ибраһимов дәвам итте. Ул имамнарга һәрберсенең үз мәхәлләсе өчен җаваплы булуларын, түбәнкамалыларны әхлак һәм иманга өндәүдә җитди вазыйфа башкаруларын искәртте. Җыелыш ахырында дөньяларга иминлек һәм игелек теләп, күмәк рәвештә дога кылынды. 


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*