Рус Тат
Түбән Каманың комплекслы музеенда Владимир Камелинга багышланган күргәзмә эшли башлады
Җәмгыять
  • 10 Гыйнвар 2019 - 12:52
  • Караулар: 81
Түбән Каманың комплекслы музеенда шәһәрнең мактаулы гражданины Владимир Камелинның тууына 80 ел тулуга багышланган күргәзмә ачылды.

Владимир Васильевичның бөтен хезмәт эшчәнлеге Түбән Кама җитештерү объектларын төзү белән бәйле. Төзелеп килүче Түбән Кама шәһәренә ул  1961 елда Мәскәү автомобиль  юл- транспорт  институтын тәмамлагач кайта. Хезмәт эшчәнлеген кранда механик буларак башлый, җир өсте һәм җир асты коммуникацияләре, автомобиль, трамвай  юллары төзү белән шөгыльләнүче трест җитәкчесе вазыйфасына кадәр күтәрелә. 

Түбән Кама башкарма комитеты һәм шәһәр Советы җитәкчесе булып эшли, Татарстан  Республикасы халык депутаты итеп сайлана.  "Ак Барс" банкының  Түбән Камадагы филиалын җитәкли.

Комплекслы музейдагы әлеге күргәзмә  гыйнвар ахырына кадәр эшли. Ул "Синең кешеләрең, Түбән Кама" проекты кысаларында уза. Күргәзмә 5 гыйнварда – легендар шәхеснең туган көнендә ачылды. Экспозициядә Владимир Камелинның шәхси әйберләре, гаилә архивыннан,  эше белән бәйле фоторәсемнәр һәм документлар тәкъдим ителгән.

Күргәзмәне ачу тантанасы 11 гыйнварда 11:00 сәгатьтә булачак. Бу көнне күргәзмәгә керү бушлай. 




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*