Рус Тат
26 Гыйнвар 2019 17:00
27 Гыйнвар 2019 18:00
10 көн калды
Түбән Каманың "Ихлас" үзәге балалар өчен кышкы лагерь оештырган
Җәмгыять
  • 09 Гыйнвар 2019 - 13:15
  • Караулар: 24
Түбән Каманың "Ихлас" тернәкләндерү үзәгендә каникул вакытында ир балалар өчен махсус смена оештырылган.



Үзәк мәчетнең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, алты көн дәвамында балалар шәһәрнең төрле урыннарында: шугалакларда, чыршы мәйданчыкларында, паркларда, чаңгы базаларында һ.б. җирләрдә булып, бергәләшеп, кышкы уеннар уйнаганнар, сәламәтлекләрен ныгытканнар. 



Моннан тыш, балалар белән рухи-әхлакый  темаларга әңгәмәләр дә үткән. Балалар кинотеатрга  «Три богатыря» («Өч баһадир») мультфильмын карарга да барганнар. 

 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*