Рус Тат
26 Гыйнвар 2019 17:00
27 Гыйнвар 2019 18:00
11 көн калды
Айдар Метшин:"Бу якты көннәрдә сезнең йортларыгыз туганнарыгыз җылысы, дусларча очрашу шатлыгы белән тулып торсын".
Җәмгыять
  • 06 Гыйнвар 2019 - 16:37
  • Караулар: 21

Кадерле дуслар!

Барлык православие динендәге түбәнкамалыларны Раштуа бәйрәме белән котлыйм!

Раштуа элек-электән иң якты һәм шатлыклы бәйрәмнәрнең берсе буларак билгеләп үтелә: ул - бөтен христиан дөньясы өчен ышаныч, өмет, игелек билгесе. Гасырлардан килгән халык гореф-гадәтләре бүген аерым әһәмияткә ия, безнең көннәрдә дин җәмгыятьнең рухи нигезен ныгытуда зур роль уйный, кешеләр фикерен рухи кыйммәтләргә юнәлтә.

Түбән Кама муниципаль районында төрле дин  вәкилләре дус һәм тату яшиләр, һәм безнең өчен барлык дини бәйрәмнәрне бердәм тату гаилә буларак билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Якыныңа карата мәхәббәт, өлкәннәргә хөрмәт, гаилә кыйммәтләрен саклау – җәмгыятебезне тотып торучы ныклы нигез.

Кадерле түбәнкамалылар, сезгә һәм гаиләләрегезгә нык сәламәтлек һәм күңел җылысы, һәр башлаган эшегездә уңышлар телим. Бу якты көннәрдә сезнең йортларыгыз туганнарыгыз җылысы, дусларча очрашу шатлыгы белән тулып торсын, ә барлык авырлыклар һәм кайгылар үткәннәрдә калсын.

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,
Түбән Кама Мэры
Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*