Рус Тат
26 Гыйнвар 2019 17:00
27 Гыйнвар 2019 18:00
10 көн калды
Айдар Метшин: "Һәммәгезгә дә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм зур бәхетләр телим!"
Җәмгыять
  • 31 Декабрь 2018 - 06:53
  • Караулар: 31

Хөрмәтле түбәнкамалылар!

Безнең барыбызның да яраткан һәм көтеп алган бәйрәме - Яңа ел якынлаша. Ул гаилә учагы яктысы белән тулып тора, яхшыга ышаныч һәм өмет бүләк итә, күңелләрдә узып баручы елга йомгак ясау теләге уята.

2018 елда Түбән Кама муниципаль районы тотрыклы үсеш юлын дәвам итте һәм монда һәр түбәнкамалының өлеше бар. Без сезнең белән тырышып хезмәт куйдык һәм шәһәребез, авыл җирлекләребез тагын да уңайлырак һәм заманчарак булсын өчен күп эшләр башкардык.

Әмма алда яңа бурычлар, яңа үрләр һәм яңа казанышлар - күп кенә кызыклы проектлар, стратегик инвестиция планнары һәм социаль программалар тора. Боларның барысына да без уртак эшебез белән генә ирешә алачакбыз һәм аңа көчебез җитәсенә ышанам!

Яңа ел алдыннан, хөрмәтле түбәнкамалылар, сезгә хезмәтегез, Түбән Кама муниципаль районы үсешенә керткән өлешегез өчен ихлас рәхмәтемне җиткерәм.

Киләсе 2019 ел барлык яхшы ниятләребезне һәм хыялларыбызны тормышка ашырсын, барыбыз өчен дә нәтиҗәле һәм тотрыклы ел булсын! Һәммәгезгә дә чын күңелдән нык сәламәтлек, иминлек, тынычлык һәм зур бәхетләр телим!

 

Түбән Кама муниципаль районы Башлыгы,

Түбән Кама Мэры

Айдар Метшин

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*