Рус Тат
26 Гыйнвар 2019 17:00
27 Гыйнвар 2019 18:00
11 көн калды
Түбән Каманың Нефтехимиклар паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды
Җәмгыять
  • 29 Декабрь 2018 - 08:25
  • Караулар: 52
Кичә Түбән Каманың Нефтехимиклар паркында Яңа ел чыршысын ачу тантанасы узды. Тантанада шәһәр мэры Айдар Метшин һәм "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ җитәкчелеге катнашты.  "Нефть химиячеләрен  продукция алу гына түгел, ә һәрвакыт шәһәрне матуррак, уңайлырак итү һәм яшь түбәнкамалыларга мирас итеп калдыру мәсьәләсе дә  борчыды", - диде шәһәр башлыгы.



Предприятие хезмәткәрләрен һәм барлык түбәнкамалыларны  якынлашып килүче Яңа ел белән шулай ук  "Түбән Кама Нефтехим" ГАҖ  генераль директоры Азат Бикмурзин да котлады. 

Парк бәйрәмгә бик матур итеп бизәлгән. Биредә балалар белән бергәләп ял итү, тимераякта шуу, бәйрәм ялларын күңелле һәм файдалы үткәрү өчен мөмкинлекләр булдырылган. 

Кичә шулай ук "Шинник" спорт комплексы янындагы мәйданда да Яңа ел чыршысын ачу тамашасы узды. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*