Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
15 көн калды
Татар энциклопедиясе онлайн эшли башлады
Җәмгыять
  • 05 Гыйнвар 2019 - 15:49
  • Караулар: 67

Татарстан Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты башкарган мультимедиале энциклопедия интернетта әлегә сынау режимында гына эшли.

Әлеге гыйльми «Tatarica. Татар энциклопедиясе» исемле  6  томлык  «Татар энциклопедиясе»нә нигезләнгән.

Сайтта мәгълүматны алфавит тәртибе буенча да, рубрикалар эчендә дә табарга була.  Ике тел — рус һәм татар теле бар.

Сайтка кызыксынып керүчеләр өчен баш биттә кызыклы язмалар да тупланган.

Әлеге проектның максаты — «Татарстан һәм татарлар турында иң тулы фәнни мәгълүматны интернет челтәренә урнаштыру» һәм «Татар китабы традицияләрен саклау» диелгән сайтта.


Бөтендөнья татар конгрессы мәгълүматларыннан.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*