Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Мошенниклар корбаны булмагыз
Җәмгыять
  • 05 Декабрь 2018 - 15:30
  • Караулар: 23
Татарстанда Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының республика халкыннан ышаныч телефонына мөрәҗәгать итү очраклары ешайган.

Кешеләрнең  фатирларына һәм шәхси йортларына үзләрен гадәттән тыш хәлләр министрлыгы яки газ хезмәте хезмәткәрләре буларак тәкъдим итеп, гади өс киемнәрендә булган кешеләр килә һәм биналарга янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү буенча тикшерүләр үткәрүне сорый, шуннан соң автоном янгын сигналларын яки газ чыгуны искәртү датчикларын сатып алырга һәм урнаштырырга тәкъдим итә. Бер датчикны куйган өчен алар 1500 сумнан 3000 сумга кадәр акча ала.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсе тикшерүләр үткәргән вакытта,  Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы хезмәткәрләренең форма киемнәрендә булырга тиешлеген, хезмәт таныклыгын күрсәтүләрен искә төшерә. Россия ГТХМ вазыйфаи затлары эшмәкәрлек эшчәнлеген башкармый.

Шикле затлар ачыкланган очракта «102» полиция телефоны буенча шалтыратырга кирәк. Түбән Камада әлегә мондый хәлләр күзәтелмәгән.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*