Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
12 декабрь көнне Түбән Кама хакимияте бинасында халыкны кабул итү узачак
Җәмгыять
  • 05 Декабрь 2018 - 15:32
  • Караулар: 24
12 декабрь көнне 12.00 - 20.00 сәгатьләрдә, РФ Президенты йөкләмәсе нигезендә, дәүләт хакимияте һәм җирле үзидарә органнарының Гомумроссия гражданнарны кабул итү көне узачак.

Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетларында кабул итү Төзүчеләр проспекты, 12нче йорт адресы буенча үтә.

Түбән Кама шәһәре һәм Түбән Кама муниципаль районы башкарма комитетлары компетенциясенә түбәндәге мәсьәләләрне хәл итү керә:

1. Социаль тәэмин итү.
2. Икътисад өлкәсе.
3. Авыл хуҗалыгы.
4. ТКХ өлкәсе.
5. Төзелеш өлкәсе.
6. Торак белән тәэмин итү.

Түбән Камада яшәүчеләрнең сорауларына шәһәр һәм район җитәкчеләре җавап бирәчәк. Кабул итүгә алдан язылу кирәкми. Паспортыгызны алып килүегез сорала.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*