Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Камада физик мөмкинлекләре чикле кешеләрне яклау мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия утырышы узды
Җәмгыять
  • 05 Декабрь 2018 - 14:28
  • Караулар: 25
Түбән Камада узган ведомствоара комиссиядә шәһәрнең төрле структуралары һәм хакимият  җитәкчеләре "көчле рухлылар " декадасы кысаларында инвалид балалар белән эшләү мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

Ведомствоара комиссия инвалид балалар проблемаларын урында ук хәл итәргә мөмкинлек бирә. Әйтик, күрү буенча инвалид балалар өчен башлангыч мәктәп-балалар бакчасы педагоглары учреждениедә табиб-офтальмолог булмауга зарланды. Сорау җайга салынды: балаларга шәһәр балалар хастаханәсеннән табиб киләчәк. Киңәшмәдә шулай ук тиздән балалар хастаханәсенә реабилитолог  -  яңа белгеч киләчәге турында да игълан иттеләр.

Заместитель главы НМР Эльвира Долотказина, заместитель руководителя исполкома НМР Айдар Фаретдинов, начальник управления образования Вадим Матюшин

"Профилактик эшне йөклелекне планлаштырганчыга кадәр үк башларга кирәк. Иртә башланган эш үз нәтиҗәләрен бирә - барысы да инвалидлык дәрәҗәсенә кадәр җитми. Бу  - күп еллар дәвамында шактый күп көч сорый торган хезмәт. Әгәр без хәзер бу эшне төзәтмәсәк, аны кирәкле юнәлешкә җибәрмәсәк, башкарылганнарны югалтырга мөмкинбез», - дип билгеләп үтте Түбән Кама балалар хастаханәсенең баш табибы Равил Хәмидуллин.

Утырыш барышында инклюзив белем бирүне формалаштыру белән бәйле күп кенә проблемалар күтәрелде. Шулай ук сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен балалар бакчаларында һәм мәктәпләрдә бушлай ике тапкыр туклану мәсьәләсе дә күтәрелде.

Уңышлы хәл ителгән эшләр дә бар. "Уңайлы мохит"  проекты кысаларында Түбән Камада 24 белем бирү учреждениесе һәм 29нчы мәктәптә бассейн җиһазландырылды", - дип ачыклык кертте мәгариф идарәсе башлыгы Вадим Матюшин.

Депутат Надежда Буханова

"Түбән Кама учреждениеләре бу елларда инвалид балалар белән эшне шактый яхшыртты, әмма әлегә бездә тиешле хезмәттәшлек юк дип танырга кирәк», - дип билгеләде "Надежда" интернат-мәктәбе директоры Нина Буханова.

Очрашуда катнашучыларның барысы да үз вакытында адреслы ярдәм күрсәтү өчен инвалид балалар язмышына системалы күзәтү кирәклеген билгеләп үттеләр.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*