Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Камада Билгесез солдат көне уңаеннан митинг узды
Җәмгыять
  • 04 Декабрь 2018 - 17:26
  • Караулар: 24
3 декабрь көнне  Россиядә Билгесез солдат көне билгеләп үтелә: илебез территориясендә яки аннан читтә хәрби хәрәкәтләрдә һәлак булган Россия һәм совет сугышчылары искә алына. Бу уңайдан Түбән Камада Җиңү Монументы янындагы мәйданда   митинг үтте, анда 250ләп кеше җыелды.





Митинг район җирлегендә  хәрби-патроитик юнәлештә эш алып баручыларның чыгышларыннан башланды, алар арасында Түбән Кама муниципаль районы башлыгы киңәшчесе Григорий Китанов, «Нефтехимик» эзләнү отряды командиры урынбасары Рафаэль Лотфуллин, сәнәгать предприятиеләре вәкилләре бар иде. Шулай ук митингка мәктәп, техникум һәм көллият укучылары да килгән иде.

Билгесез солдат истәлегенә багышланган митингта  Татарстан кадетлар корпусының Түбән Кама бүлеге укучылары да  бар иде. Яшь кадет Всеволод Бочкарев сүзләренчә, мондый чаралар илебез тарихын онытмаска этәргеч бирә, буыннар чылбырын өзми саклауда ярдәм итә.

Сугыш каһарманнарын бер минут тынлык белән искә алганнан соң, Мәңгелек ут янына чәчәкләр салынды. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*