Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Камада Лев Толстой елына йомгак ясадылар
Җәмгыять
  • 03 Декабрь 2018 - 15:35
  • Караулар: 50
Түбән Камада Лев Толстой елын йомгаклау уңаеннан тантаналы кичәләр узды. Төп чаралар Тукай исемендәге һәм "Апуш" китапханәләрендә үтте. 

Тантананы Түбән Кама яшь тамашачылар  театры актерлары Толстойның  "Өч аю" спектакле белән ачып җибәрделәр. Аннары «Живая классика» муниципаль нәфис сүз осталары конкурсында җиңүчеләрне бүләкләделәр, анда төрле яшьтәге 250дән артык кеше катнашты.

Төп чаралар Тукай исемендәге һәм "Апуш" китапханәләренә күчте. Әдәбият сөюче һәркемгә биредә аерым игътибар бирелде, һәртөрле әдәби остаханәләр эшләде. 

Яшь тамашачылар өчен викторина, театральләштерелгән тамаша оештырылды.  Яшьләр өчен интеллектуаль уен,  Толстойның  тормышы һәм иҗаты турында китапларга әдәби күзәтү тәкъдим ителде.

Моннан тыш, сәнгать залында Толстой әсәрләре буенча «Иҗат шәһәре» беренче республика конкурсында җиңүчеләрнең эшләре куелган иде, анда үзләренең рәсемнәрен 1нче балалар сәнгать мәктәбе укучылары да тәкъдим итте.

Язучының юбилее кысаларында шәһәр һәм район китапханәләрендә 150дән артык чара үткәрелде.

2019 ел Россиядә Театр елы дип игълан ителде, хәзер китапханәчеләрдән эстафетаны шәһәр труппалары кабул итә, алар түбәнкамалыларны яңа кызыклы спектакльләр белән сөендерәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*