Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсе 50 еллык юбилеена әзерләнә
Җәмгыять
  • 03 Декабрь 2018 - 08:49
  • Караулар: 46
«Кама таңнары» әдәби берләшмәсендә кызу эш кайный: җирле язучыларыбыз оешманың 50 еллык юбилей кичәсенә әзерләнәләр.

Бүгенге көндә биредәге утырышлар, нигездә, ярты гасырлык тарихка ия берләшмәнең күркәм датасы уңаеннан  чараларны тиешле дәрәҗәдә оештыру һәм үткәрүгә багышланган. Әлеге гаять җаваплы эшне башкарып чыгудагы һәр мәсьәлә уртага салып сөйләшенә, фикер алышулар аркылы уртак карарлар кабул ителә.

“Бүгенге көндә юбилей тантанасының сценариен әзерләп бетердек,- ди әлеге эшләрдә башлап йөрүче, берләшмә җитәкчесе Рәсимә Нәбиуллина. – Аны тагын бер кат карап, төзәтмәләр кертәсебез бар. Киләсе атнадан репетицияләрне башлыйбыз. Бәйрәм кичәсенә район җирлегеннән һәм республикадан күп кенә мәртәбәле кунаклар килүе көтелә. Тантананы декабрь урталарында Красный Ключ бистәсендәге “Мирас” мәдәният йортында уздыру планлаштырыла. Барлык түбәнкамалыларны әлеге истәлекле бәйрәмебездә көтеп калабыз”.

“Кама таңнары” әдәби берләшмәсенең 50 еллык юбилей кичәсен уздыру көне һәм вакыты безнең сайтта шушы көннәрдә хәбәр ителәчәк. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*