Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Гражданнарга бушлай хокукый ярдәм күрсәтү оештырыла
Җәмгыять
  • 02 Декабрь 2018 - 17:39
  • Караулар: 35
10 декабрьдә  халык өчен  кайнар элемтә телефоны  эшләячәк, аның кысаларында 09:00 -  17:00 сәгатьләрдә  Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппараты хезмәткәрләре гражданнар хокукларын яклау мәсьәләләре буенча консультацияләр бирәчәк.

Телефоннар:

(843) 236-00-71 – хокукый характердагы гомуми мәсьәләләр;

(843) 236-40-17  -  хезмәт һәм торакка  хокукларны яклау мәсьәләләре;

(843) 236-89-15 – мәҗбүри тоту урыннарында кеше хокукларын яклау мәсьәләләре, хәрби хезмәткәрләрнең хокукларын яклау мәсьәләләре;

(843) 236-40-62 – инвалидлар хокукларын яклау мәсьәләләре,  тернәкләндерүдә техник  чаралар белән тәэмин итү, мигрантларның һәм гражданлыгы булмаган затларның хокукларын яклау мәсьәләләре.



Моннан тыш, 5 декабрь көнне 10:00 сәгатьтә Инвалидлар декадасы кысаларында Татарстанда Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкил аппаратында, Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры һәм Инвалидлар хокукларын гамәлгә ашыруга кагылышлы мәсьәләләр буенча гражданнар мөрәҗәгате өчен медик-социаль экспертиза баш бюросы җитәкчесе белән берлектә гражданнарны кабул итү планлаштырыла.   (843) 236-41-80 телефоны буенча алдан язылып кую мәҗбүри.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*