Рус Тат
Түбән Каманың "Синема 5" кинотеатрында наркотикларга каршы торуга багышланган бушлай фильм күрсәтелә
Җәмгыять
  • 30 Ноябрь 2018 - 12:47
  • Караулар: 103
Түбән Каманың "Синема 5" кинотеатры мәктәп укучылары өчен акция оештырды. Кинозалда балалар өчен әхлакый темага багышланган фильмнар күрсәтелә. Бүгенге көнгә  Түбән Каманың 1256 укучысына наркотикларга каршы көрәшкә багышланган фильм  күрсәтелгән.

"Наркотиклар. Манипуляция серләре"  фильмы  "Гомуми эш" Россия проекты кысаларында төшерелгән. Анда наркотик сатучыларның  яшүсмерләрне наркоманиягә җәлеп итү юллары күрсәтелә. 

Фильмны 12 яшьтән өлкәнрәк  балалар карый ала. Сеанс дүшәмбе -  чәршәмбе көннәрендә 13:00 сәгатьтә башлана. Киләсе атнада фильм соңгы тапкыр күрсәтеләчәк. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*