Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Муса Җәлил исемендәге республика премиясен бирүгә конкурс игълан ителде
Җәмгыять
  • 02 Декабрь 2018 - 10:19
  • Караулар: 30
Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы 2018-2019 елларда М. Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска гаризалар кабул итә башлады.

Әлеге премия ике елга бер тапкыр сәнгать, фән, мәгариф, тәрбия үсешенә өлеш керткән, яшьләр эшкуарлыгы өлкәсендә югары казанышларга ирешкән, яшьләр программаларын гамәлгә куйган өчен 30 яшькә кадәрге яшь кешеләргә, шулай ук 30 яшьтән өлкәнрәк аерым авторларга, яшьләр өчен эшләүче коллективларга, иҗади берләшмәләргә бирелә.

Конкурста катнашу өчен гаризалар, дәгъва кылучыларның әсәрләре яки эшләре М. Җәлил исемендәге республика премиясен бирү комитетына тапшырыла. Адрес: 420021, Казан шәһәре, Г. Тукай урамы, 58нче йорт, 302нче офис , “Татарстан Республикасы яшьләр үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе.

Документларны тапшыру вакыты – 2019 елның 20 гыйнварына кадәр.

Белешү өчен телефоннар: (843) 231-81-29, (843) 231-81-19.   e-mail: mc_rt@mail.ru

М. Җәлил исемендәге республика премиясен бирү буенча конкурска февраль аенда йомгак ясала.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*