Рус Тат
24 Февраль 2019
15:00 - 17:00
6 көн калды
23 Февраль 2019 18:00
24 Февраль 2019 20:00
5 көн калды
Түбән Кама депутатлары күп балалы гаиләләрне милек салымыннан азат итү турында карар кабул итте
Җәмгыять
  • 29 Ноябрь 2018 - 16:21
  • Караулар: 66
Түбән Кама шәһәр Советы депутатлары салым законнарына кагылышлы ике карар кабул итте.

Беренче үзгәрешләр өченче бала тугач,  участок бүлеп бирелгән күп балалы гаиләләргә кагыла. Әлеге категория гражданнар өчен җир салымы түләгәндә ташламалар бар. Әгәр элек җир салымына ташламалар  ата-аналарга гына кагылса, хәзер ул рәсми рәвештә балаларга да кагылачак ( җир кишәрлекләре балаларга да рәсмиләштерелгән очракта).

Икенче үзгәреш милек салымына кагыла. 18 яшькә кадәрге өч һәм аннан да күбрәк баласы булган түбәнкамалылар әлеге салымнан азат ителә (һәм балалар үзләре дә, әгәр милек аларга да рәсмиләштерелгән булса). Ташламаларны рәсмиләштерү өчен салым хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар