Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Кама районы Түбән Чаллы авылында Мәүлид бәйрәме үткән
Җәмгыять
  • 02 Декабрь 2018 - 09:21
  • Караулар: 28
Әлеге очрашуны авыл мәчете мөгаллимәләре Фирая Миңлебаева һәм Мөнзилә Әгъләмова оештырган. Чәй табыны артында барган очрашуда вәгазьләр сөйләнгән, мөнәҗәтләр әйтелгән, Мөхәммәд (с.г.в.) хәдисләре китерелгән.

Түбән Чаллыда мондый чаралар даими рәвештә үткәрелә: җәмәгатьчелекне иманга өндәүдә төрле очрашулар, Рамазан аенда ифтарлар үтә, балаларның җәйге һәм кышкы ялын оештыруда күп эшләр башкарыла. Изге Мәүлид аенда да шәкертләр һәм мәктәп укучылары белән очрашулар планлаштырыла, дип хәбәр итә Түбән Кама үзәк мәчете матбугат хезмәте.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*