Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Айдар Метшин авыл хуҗалыгының яңа юнәлешләрен үзләштерергә чакырды
Җәмгыять
  • 26 Ноябрь 2018 - 09:55
  • Караулар: 38
Ял көннәрендә Түбән Кама Татарстан кулланучылар берлеге химаясе астында  ярминкә үткәрде. Шәһәр халкы Татарстанның 27 районыннан агрофирма, фермер хуҗалыкларыннан һәм азык-төлек предприятиеләреннән кулай бәяләрдән авыл хуҗалыгы продукциясен сатып ала алды. 



Түбән Кама районына килгәндә, биредә 80 крестьян-фермер хуҗалыгы эшли, шуларның 12се – эш башлап җибәрүче  яшь фермерлар. "Нигездә, алар, гадәттәгечә,  сөт һәм ит җитештерү, үсемлекчелек белән мәшгуль, - дип аңлатма бирде район башлыгы Айдар Метшин. - Әмма фермер продукциясенә шәһәрлеләр тарафыннан  ихтыяҗ зур булуын исәпкә алып, авыл хуҗалыгының яңа юнәлешләрен үзләштерү өчен дә җирлек һәм барлык мөмкинлекләр дә бар".



Бу хакта сентябрь ахырында старт алган авыл хуҗалыгы ярминкәләре барышыннан чыгып та фикер йөртергә мөмкин. Бүгенге көнгә гомуми бүясе 6 млн 300 мең сум тәшкил иткән  537 тоннадан артык яшелчә, 31 млн 400 мең сумлык 114 тоннадан артык ит, 208 тоннадан артык сөт продукциясе сатылган.



"Авылда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерү эшчәнлекнең өстенлекле юнәлеше булып тора. Безнең районда авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерү белән шөгыльләнә алырлык 38 мең кеше яшәвен, 236 мең кешесе булган шәһәр потенциаль кулланучы булып торуын исәпкә алып, без бу юнәлештә эшне көчәйтергә тиеш», - дип билгеләде Айдар Метшин.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*