Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
10 көн калды
14 Декабрь 2018
19:00 - 21:00
2 көн калды
Түбән Камада төзекләндерүдән соң, балалар автошәһәрчеге ачылды
Җәмгыять
  • 19 Ноябрь 2018 - 07:40
  • Караулар: 43
Түбән Кама балалар автошәһәрчеге 1986 елда төзелгән. Аның эшчәнлегенең төп юнәлешләре 32 ел дәвамында балаларны юл хәрәкәте кагыйдәләренә һәм юлларда куркынычсызлык кагыйдәләренә өйрәтү булды. Әгәр элек автошәһәрчек белем бирү мәйданчыгы функциясен башкарса, «Иҗтимагый киңлекләрне үстерү» республика программасы кысаларында  үткәрелгән реконструкция нәтиҗәсендә ул үзенең функционалын шактый киңәйтте һәм Түбән Кама халкы өчен гаилә ялының заманча һәм уңайлы урынына әверелде.



"VELIKI"  автошәһәрчеге ачылу уңаеннан, яңа иҗтимагый киңлектәге эш башлану хөрмәтенә биредәге педагоглар, балалар һәм җирле халык зур бәйрәм оештырдылар, чарада шулай ук Түбән Кама муниципаль районы башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, Түбән Кама ЮХИДИ бүлеге башлыгы Рөстәм Гарипов, Татарстан Республикасының велосипедчылар берлеге рәисе Илдус Янышев , АКШ педагогы Карен Ланкеншофер катнашты.


Архитекторлар яңартылачак үзәкне “Элеккеге Амстердам” стилендә үзгәртү фикеренә килгәннәр. Әлбәттә, биредә балаларга юл йөрү кагыйдәләрен өйрәтүдә тиешле булган барлык юнәлешләр үзгәрешләрсез калган, ә менә автошәһәрчекнең эчке кыяфәте борынгы Голландия шәһәре күренешләре белән бизәлгән. Биредә бик күп урамнар да барлыкка килгән, аларның һәркайсына исемнәр бирелгән.  Аларның берсе автошәһәрчек җитәкчесе Марина Рейнгард кызы Закирова исемен йөртә, ул  15 ел дәвамында Түбән Кама автошәһәрчеге җитәкчесе булып эшләгән һәм шушы вакыт эчендә белем бирү учреждениесе  республикада гына түгел, аннан читтә дә иң яхшылардан танылган.


Автошәһәрчекнең төп үзенчәлеге: биредә  велосипедчылар өчен  зур мөмкинлекләр тудырылган. Шуңа бәйле рәвештә, иҗтимагый киңлеккә " VELIKI" дигән исем бирелгән.




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*