Рус Тат
Эшкә урнашырга теләүчеләр өчен: Түбән Камада бүгенге көндә 5332 вакансия бар
Җәмгыять
  • 09 Ноябрь 2018 - 15:52
  • Караулар: 47
Түбән Камада бүгенге көндә  5332 вакансия бар. Бу хакта  халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хәбәр итә.

Иң кирәкле белгечлекләр – бетончылар, машина йөртүчеләр, табиблар, шәфкать туташлары, җыештыручылар, урам себерүчеләр,  эшчеләр, слесарь-ремонтчылар, арматурчылар, монтажчылар, пешекчеләр, электр белән эретеп ябыштыручылар, тәрбиячеләр, сакчылар һәм хәрби хезмәткәрләр.

Ел башыннан бирле халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенә 6 меңгә якын кеше мөрәҗәгать иткән. Шуларның 2804се эшкә урнаштырылган, шул исәптән 789ы – мәшгуль булмаган гражданнар, 2014е-укудан буш вакытларында эшләргә теләүче укучылар. Шул ук вакытта 475 кеше һөнәри белем алуга җәлеп ителгән.

Үзәкнең 8 айлык тулы хисабы белән биредә танышырга мөмкин,
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*