Рус Тат
Түбән Камада Василий Суздальцевка багышланган күргәзмә ачыла
Җәмгыять
  • 09 Ноябрь 2018 - 14:45
  • Караулар: 16
Иртәгә, 10 ноябрьдән Түбән Кама комплекслы музеенда Василий Суздальцевка багышланган күргәзмә эшли башлый.  Биредә    Түбән Кама җылылык-электр үзәгенең  беренче директоры,  Бөек Ватан сугышы ветераны Василий Суздальцевның тормышы белән бәйле 100гә якын экспонат: шәхси әйберләре, савыт-саба, китаплары, архив фотографияләре, документлар һәм башкалар  тәкъдим ителәчәк.

Музей дүшәмбедән кала, көн саен 10.00 сәгатьтән 18: 00 сәгатькә кадәр эшли. Билет бәясе: өлкәннәргә -  40 сум, балалар өчен  -  25 сум.


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*