Рус Тат
6 Апрель 2019
18:00 - 20:00
11 көн калды
30 Март 2019
12:00 - 13:00
4 көн калды
Түбән Камада Никита Кайманов истәлегенә дзюдо буенча республика ярышлары үтәчәк
Җәмгыять
  • 08 Ноябрь 2018 - 15:09
  • Караулар: 63
Түбән Кама чик буе хезмәте ветераннары "ТАНЕКО" предприятиесе  ярдәмендә 2007-2008 елгы яшүсмерләр арасында Советлар Союзы Герое Никита Кайманов истәлегенә дзюдо буенча республика турниры игълан итә.

Турнирны ачу тантанасы 18 ноябрь көнне 11: 00 сәгатьтә "Ярыш" спорт комплексында  узачак.

Белешү өчен телефон: 8(917)230-30-96.

"Турнирга хәрби хәрәкәтләрдә катнашучылар, хәрби хезмәт ветераннары чакырылган, - дип сөйләделәр безгә оештыручылар. -  Алар арасында запастагы чик сакчылары,"Сугышчан туганлык", "Әфганстан ветераннары берлеге", "Десантчылар берлеге"нең  Түбән Кама бүлекчәсе, "Нефтехимик " эзләнү отряды, "Наследие" хәрби-патриотик клубы, "Дикая стая"  һәм "A.R. E. S." страйкбол командалары вәкилләре бар". 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*