Рус Тат
ВИДЕО: Түбән Камада үткән татар-төрек фестиваленең истәлекле мизгелләре
Җәмгыять
  • 08 Ноябрь 2018 - 14:34
  • Караулар: 14
Түбән Камада Халык иҗаты йортының яңартылган сәхнәсендә Татарстан һәм Төркия Республикасы иҗат коллективлары катнашында  "Туганлык һәм кавышу" фестивале  узды. 




Бәйрәм чарасында Татарстанның халык артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендәге Дәүләт фольклор музыка ансамбле, җырчы Эльвира Гыйматдинова, «Нардуган» җыр һәм бию ансамбле, Түбән Кама милли-мәдәни оешмаларының иҗат коллективлары катнашты. Төркиядән фестивальгә Дәүләт халык ансамбле иҗат коллективы һәм җырчылар килгән иде.



Шулай ук махсус экспозициядә Түбән Кама муниципаль районы территориясендә яшәүче халыкларның гореф-гадәтләре тәкъдим ителде.

Сезнең игътибарга әлеге чарадан видеоязма тәкъдим итәбез. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*