Рус Тат
Халыкара Аналар көнендә Түбән Камада хатын-кызлар өчен төрле чаралар үтәчәк
Җәмгыять
  • 08 Ноябрь 2018 - 13:04
  • Караулар: 35
Халыкара Аналар  көнен каршылап,  «Түбән Кама хатын-кызлары» оешмасы шәһәрнең Халык иҗаты йортында гүзәл затлар өчен  бушлай мастер-класслар һәм лекцияләр программасы әзерли. Бу көнне барлыгы 20дән артык очрашу үткәрү планлаштырыла.



Әйтик, имидж-консультант Эльвира Хәлиуллина аксессуарларны сайлау һәм куллану кагыйдәләренә өйрәтәчәк, рәссам-педагог  Елена Потемкина кардмейкинг техникасы белән таныштырачак,  Рита Медведева өйне тиз арада яхшы итеп җыештыру буенча киңәшләр бирәчәк,  «Рубаха» инклюзив арт-кластеры җитәкчесе Яна Анисимова,  гаджетлардан аерылып,  өстәл спорт уеннары белән бергә реаль тормышка кайтырга тәкъдим итә, ә рәссам-визажист Елена Казакова көндәлек макияж ясау тәҗрибәсе белән уртаклашачак.  Шулай ук "Интеллект" интеллектуаль һәм техник үсеш үзәге җитәкчесе  Юлия Михайлова нейробика һәм майндфитнес буенча мастер-класс үткәрәчәк. 



Моннан тыш, катнашучыларны  фотозона, үзенчәлекле бүләкләр ярминкәсе,  тортлар һәм пирожныйлар күргәзмәсе һәм сату итү, бүләкләр уйнату һәм башка күңелле сюрпризлар көтә. Балалар өчен уен мәйданчыгы да эшләячәк.



Урыннар саны чикләнгән. Алдан язылу чарага кадәр 10-14 көн кала «ВКонтакте» төркемендә алып барылачак. Шунда ук булачак мастер-класслар турында тулырак мәгълүмат та алырга мөмкин.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*