Рус Тат
Түбән Камада Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә багышланган чаралар узачак
Җәмгыять
  • 08 Ноябрь 2018 - 12:14
  • Караулар: 14
18 ноябрьдә Түбән Кама Бөтендөнья юл-транспорт һәлакәте корбаннарын искә алу көненә кушылачак. Статистика мәгълүматларына караганда, быел 10 айда Татарстан юлларында юл-транспорт һәлакәтендә 300дән артык кеше үлгән һәм 4600 дән артык кеше тән җәрәхәте алган.

Түбән Кама районында соңгы 10 айда 220 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 12 кеше һәлак булган һәм 287 кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәте алган. 16 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр катнашында 56  юл-транспорт һәлакате теркәлгән, аларда 1 бала һәлак булган һәм 58е имгәнгән.

Юл һәлакәтләренең сәбәпләре үзгәрми,  элеккечә үк, бу хәл, беренче чиратта, юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозучы машина йөртүчеләр гаебе белән килеп чыга, моңа  тизлекне арттыру, алкоголь куллану, каршы хәрәкәт полосасына чыгу, юл чатында йөрү кебек сәбәпләр керә. 

"18 ноябрьдә булачак чараларның максаты -   юл-транспорт һәлакәтләре корбаннарын искә алу һәм аларның гаилә әгъзаларының кайгыларын уртаклашу, - дип сөйләделәр безгә белгечләр. - Моннан тыш, юл хәрәкәтендә катнашучы һәр кешегә куркынычлылык турында тагын бер кат искәртү мөһим».

Түбән Кама районының ЮХИДИ һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт учреждениесе Хәтер көне алдыннан берничә акция уздырырга планлаштыра: донор көне,  автомобильчеләр узышы, юл-транспорт һәлакәтләрендә зыян күрүчеләргә табиб килгәнчегә кадәр  ярдәм күрсәтү буенча мастер-класс һ.б.  Шулай ук бу көнне дини оешмаларда да төрле искә алу чаралары үтәчәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*