Рус Тат
Түбән Камада "Татарстан -уртак йортыбыз" фотокүргәзмәсе оештырылачак
Җәмгыять
  • 08 Ноябрь 2018 - 09:50
  • Караулар: 16
2020 елда ТАССР оешуга 100 ел тулуны бәйрәм итүгә багышланган юбилей чаралары кысаларында Түбән Кама фотоклубы тарафыннан «Татарстан -  уртак йортыбыз» дигән масштаблы фотокүргәзмә оештырыла.

 Анда Түбән Кама халкы да, Татарстанның башка шәһәрләре һәм районнарында яшәүчеләр дә катнаша ала. Киләсе елның сентябрендә шәһәр музеенда узачак күргәзмәгә А3 форматындагы (ретро рәсемнәр -А4) 200-300ләп эш кабул итү планлаштырыла.

Фотоларны 2018 елның 1 ноябреннән 2019 елның 1 августына кадәр түбәндәге жанрларда ясап тапшырырга мөмкин: 

1. Ретро фотография (узган гасырның 20нче елларыннан башлап);
2. Декоратив сәнгать, халык иҗаты (натюрморт);
3. Флора һәм фауна;
4. Жанр портреты, репортаж (бәйрәмнәр, парад);
5. Архитектура (биналар, экстерьер, интерьер);
6. Күренеш:
ә) табигать;
б) авыл пейзажы;
в) шәһәр пейзажы
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*