Рус Тат
Түбән Камада “Наше время - Безнең заман” эшче яшьләр иҗаты фестиваленең сайлап алу этабы уза
Җәмгыять
  • 02 Ноябрь 2018 - 15:58
  • Караулар: 25
Түбән Кама Халык иҗаты йортында ел саен үткәрелә торган "Наше время-Безнең заман" эшче яшьләр иҗаты VI ачык республика телевизион фестиваленең йомгаклау сайлап алу туры башланды. Зона ярышларында Түбән Кама һәм якын-тирә районнарның оешма һәм учреждениеләре хезмәткәрләре катнашачак. 

Катнашучылар «Музыкаль юнәлеш», « Бию юнәлеше»,    «Дан минуты»  номинацияләрендә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәтәчәк. Фестивальдә индивидуаль башкаручылар да, иҗат коллективлары да, шулай ук оешма командалары да катнаша. Конкурсантлар - 18 яшьтән алып 35 яшькә кадәрге төрле һөнәр ияләре.



Тур катнашучылары өчен эстрада сәнгате (ТРның атказанган артисты, режиссер-куючы Дмитрий Платонов, Мәскәү), заманча хореография (ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, «Дорога из города» бию театры студиясе җитәкчесе Лилия Баһаветдинова), режиссура (актер, режиссер, «Сдвиг» Казан камера театры сәнгать җитәкчесе Александр Фельдман) һәм пластика (ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре, хореограф Владимир Аносов) буенча мастер-класслар уздырылачак.

Зона этабының гала-концерты 3 ноябрь көнне 17.00 сәгатьтә Түбән Кама Халык иҗаты йортында узачак. Керү бушлай.

Белешү өчен телефон: 8-927-40-00-17.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*