Рус Тат
Түбән Камада “Җәүһәрләрне барлый ак калфак” муниципаль бәйгесе игълан ителә
Җәмгыять
  • 02 Ноябрь 2018 - 03:19
  • Караулар: 45
Бөтендөнья татар конгрессының һәм “Ак калфак” хатын-кызлар оешмасының Түбән Камадагы бүлекчәләре “Җәүһәрләрне барлый ак калфак” муниципаль бәйгесен игълан итә. Бәйгенең максаты – татар халкының милли мирасын саклау һәм яшь буында милли үзаң тәрбияләү.

Бәйгедә 18 яшьтән 70 яшькәчә хатын-кызлар катнаша ала. Катнашучы оешма тарафыннан да тәкъдим ителергә мөмкин.

Бәйге шартлары нигезендә, катнашырга теләк белдерүче татар милли ризыкларының бер төрен һәм кул эшләнмәсе (50 см күләмле чиккән мендәр) әзерләп килергә тиеш; сәхнә чыгышы өчен бишек җыры һәм бию әзерләү, үзе турында мәгълүмат тупланган 5 минутлык презентация тәкъдим итү кирәк булачак.

Катнашу өчен 2018 елның 26 ноябреннән дә соңга калмыйча оештыру комитетына анкета-гариза тапшыру кирәк. Гаризаларны Гагарин урамының 32нче йорты 52нче кабинетына китереп тапшырырга яисә vasilya.ismagilova.1973@mail.ru электрон адресы аша җибәрергә мөмкин.

Элемтә өчен телефон: 89503108731 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*