Рус Тат
Түбәнкамалылар "Бигеш" аэропортына кем исемен бирергә кирәклеге турында фикер алышалар
Җәмгыять
  • 02 Ноябрь 2018 - 02:08
  • Караулар: 30
Түбән Камада «Россиянең бөек исемнәре»  бөтенроссия проекты буенча фикер алышу узды. Мәскәү җәмәгать эшлеклеләренең инициативасы нигезендә башланып кикән проект халыкта зур кызыксыну уятты. Илнең төрле төбәкләрендә бу җәһәттән фикер алышулар, дискуссияләр бара. Әйтик,  Питерның  "Пулково" аэропортын Сергей Шнуров исеме белән атарга телиләр.

Гомумән, аэропортларны күренекле кешеләр хөрмәтенә атау  -    дөнья тренды. Шарль-де-Голль -   Парижда, Нью-Йоркта  - Джон Кеннеди, Леонардо да Винчи -   Римда... Ульяновск шәһәре аэропорты инде бик күптән  Гончаров исемен йөртә. 

Международный аэропорт им. Джона Кеннеди в Нью-Йорке

Бүгенге көндә  Казанда яшәүчеләр аэропортларга исем бирүдә Тукай, Туполев һәм Девятаев исемнәре арасында (өчесе дә алдан тавыш бирү лидерлары) сайлыйлар, түбәнкамалылар җирле «Бигеш»  турында бәхәсләшәләр. Әйтик, Шәңгәлче авылы территориясендә шагыйрь Кол Гали җирләнгән дигән фаразлар бар, шуңа күрә кайбер түбәнкамалылар аэропортка аның исемен бирү яклы. Ә Иван Шишкин үзенең данлыклы картинасын нәкъ менә безнең урманнарны тасвирлап иҗат иткән. Химия башкаласында яшәүчеләрнең Дмитрий Менделеев өчен тавыш бирүләрен дә аңларга була. Очрашуга килгән 35нче лицей укучылары аэропортка аның исемен бирү яклы. Хәзер аэропортларының аның исеме белән аталу хокукы өчен берьюлы биш шәһәр тавыш бирә: Түбән Камадан тыш, Мәскәү, Магадан, Томск һәм Төмән.

Тот самый Менделеев

Николай Лемаев кандидатурасы буенча да дискуссиядә бик күп фикерләр яңгырады. Ул – озак еллар химкомбинатны җитәкләгән, соңрак СССР министры булган кеше. Социалистик Хезмәт Герое. Түбән Каманың мактаулы гражданины. Әмма Лемаев фамилиясен, шул ук Менделеев яки Шишкиннан аермалы буларак, Түбән Камада белсәләр дә, Россия күләмендә аз беләләр. Ничек хәл итәргә: аэропортны якташыбыз исеме белән атап, аны дөньяга танытуда үз өлешебезне кертергәме, әллә инде танылган шәхесләр исемен бирергәме? Очрашуда бу турыда да бәхәс барды.

В Нижнекамске Лемаева знает каждый

Дәгъвачылар исемлегендә Шиһабетдин Мәрҗани дә, татар шагыйре Һади Такташ та, Марина Цветаева да, бөтен дөньяда танылган Владимир Бехтерев та, шулай ук легендар татар композиторы Салих Сәйдәшев та бар. "Ковёр" үзәгендә узган очрашуда аларның һәрберсе турында да сүз барды. Әлегә сораштырулар социаль челтәрләрдә дәвам итә, ә 12-30 ноябрь көннәрендә лидерлар өчлеге өчен финал тавыш бирүләр узачак. Хәзерге вакытта, «Вконтакте» челтәрендәге сораштырудан күренгәнчә, Түбән Камада беренче өчлектә әлегә өч кандидат -  Николай Лемаев, Дмитрий Менделеев һәм Һади Такташ.



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*