Рус Тат
Түбән Кама шәһәренең яңа прокуроры билгеләнде
Җәмгыять
  • 02 Ноябрь 2018 - 00:00
  • Караулар: 31
 Ул  - 1995 елдан башлап Түбән Кама прокуратурасында эшләүче юстиция киңәшчесе Ольга Купова. Әлеге вакыт эчендә ул үзен бары тик уңай яктан гына күрсәткән, дип хәбәр итә НТР каналы.

Пәнҗешәмбе көнне яңа прокурорны шәһәр җитәкчеләренә тәкъдим иттеләр. Айдар Метшин Ольга Куповага чәчәкләр тапшырды, ә ТР прокуроры Илдус Нәфыйков прокурорларның  үзенчәлекле символы – портфель бүләк итте. Шулай ук ул билгеләп үткәнчә, әлеге вазыйфа  урынбасарын шул ук шәһәрдә прокурор итеп билгеләү - сирәк күренеш. Бу очрак Ольга Купованың югары профессиональ сыйфатлары аркасында гына,  искәрмә рәвешендә хәл ителде.

» Безнең төп бурыч – халыкның хокукларын яклау, тикшерү һәм сорау алу органнарында гражданнарның хокукларын һәм законлылыкны саклау", - дип билгеләп үтте яңа прокурор.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*