Рус Тат
Айдар Метшин үзенең комсомол тормышы хатирәләре белән уртаклашты
Җәмгыять
  • 31 Октябрь 2018 - 08:51
  • Караулар: 19
Быел совет чорының иң алдынгы оешмасы - ВЛКСМ үзенең 100 еллыгын каршылады. 100 ел элек, 29 октябрьдә   1нче Бөтенроссия эшче һәм крестьян яшьләр берлеге съезды Россия коммунистик яшьләр берлеге төзү турында карар кабул итә. 1926 елдан комсомол Бөтенсоюз Ленин коммунистик яшьләр берлеге итеп үзгәртелә.

Түбән Кама тарихында комсомол оешмасы аерым эз калдырган: шәһәргә нигез салу һәм аның киләчәк үсеше нәкъ менә беренче төзүчеләребез - комсомол яшьләр җилкәсенә төшкән. Гомумән, комсомолда булган һәркем яшьлегенең әлеге чорын тормышындагы иң күркәм, иң гүзәл вакытлар итеп искә ала. 



Түбән Кама мэры Айдар Метшин да үзенең комсомол билетын әлегәчә саклый, комсомолга алыну вакыйгасын аерым бер күңел җылысы белән искә ала. «Бик дулкынландыргыч, тантаналы булды. Без моңа әзерләндек, - дип искә ала шәһәр башлыгы 1978 елда үзенең комосомол оешмасына алыну тарихын. - Мин әңгәмә һәм килешү  процедурасын уздым,  аннары абыем керде һәм аннан: «Айрат, комсомолга нинди максат белән керәсең?» - дип сораганнар. Ул: "Карьера ясау өчен,  комсомолдан башка мөмкин түгел бит", - дип җавап биргән. Аны: "Бар, уйла", - дип чыгарып җибәргәннәр, ун минуттан соң ул яңадан керде һәм "Айрат, нигә комсомолга керәсең?» соравына ул: "Җәмгыятькә кирәкле булу өчен!" -дип җавап бирде. Шунда аны комсомолга кабул иттеләр".  Район башлыгы институттан соң үзенең Псков районына билгеләнүе, биредә комсомол эшендә актив катнашып, оешманың сәркатибе вазыйфасын башкаруы, район комсомол комитеты бюросына кертелүе турында да искә алды. 



"Мирас" мәдәният йортында узган зур чарага 250 гә якын комосомол җыелган иде. Биредә алар өчен концерт һәм кичке программа әзерләнгән иде. 



Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*