Рус Тат
Айдар Метшин җитәкчеләрнең бүгенге дүшәмбе киңәшмәсен ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан котлау сүзләре белән ачты
Җәмгыять
  • 29 Октябрь 2018 - 09:34
  • Караулар: 25

Бүген район җитәкчелегенең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсен Айдар Метшин ВЛКСМның 100 еллыгы уңаеннан котлау сүзләре белән ачты. “Комсомоллар теләсә кайсы масштабтагы һәм катлаулылыктагы бурычларны хәл итү өчен кыю рәвештә тотындылар, бөтен җирдә дә беренче булырга омтылдылар. Бу лидерларны тәрбияләү буенча чын мәктәп булды”, - дип искә алды Түбән Кама мэры.

Шәһәр тарихы легендар яшьләр оешмасы тарихы белән тыгыз бәйләнгән. 1962 елның октябрендә Түбән Кама сәнәгать комплексы Бөтенсоюз удар комсомол төзелеше дип игълан ителә. Беренче карлыгачлар шәһәр һәм нефть химиясе комбинаты төзелешенә килә, алар землянкаларда, баракларда һәм кечкенә вагоннарда яшәп, энтузиазм белән эшләп, гүзәл Түбән Каманы - шәһәр-бакчабызны төзиләр.

"Залга кергәндә миңа Псковтан, комсомолның район комитеты бюросыннан хезмәттәшләребез шалтыраттылар, бу вакыйга белән котладылар: ул - безнең өчен, чыннан да, мөһим, - дип уртаклашты Айдар Метшин. – Комсомол - ул удар төзелешләр һәм зур уңышларга ирешкән берничә буын яшь кешеләр эпохасы".

Бүген Түбән Камада әлеге дата белән бәйле тантаналы чаралар узачак. Анда Айдар Метшин да катнашачак.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*