Рус Тат
Юлларда сак булыгыз: томан көтелә
Җәмгыять
  • 12 Октябрь 2018 - 10:30
  • Караулар: 22
Бүген, 12 октябрь көнне, төнлә һәм иртәгә 18:00 сәгатькә кадәр Түбән Кама территориясендә томан көтелә. Төнлә һаваның минималь температурасы 0 градус тәшкил итәчәк.

Фаразланган һава шартлары белән бәйле рәвештә автоюлларда, бигрәк тә авария хәлендәге участокларда, текә төшү һәм күтәрелешләрдә бөкеләр хасил булу ихтималы  бар. Гадәти дистанцияне арттырырга, тизлекне киметергә, кинәт туктап калмаска, куркыныч тудырган очракларда алдагы машинаны  узып китүдән баш тартырга кирәк.

Җәяүлеләргә күренүчәнлеге югары яки яктылык кайтаручы элементлар булган жилетлар кулланырга, транспорт агымына каршы  хәрәкәт итәргә һәм урам аша тиешле урыннардан гына чыгарга кирәк.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*