Рус Тат
Кичә Түбән Камада республикада җитештерелгән автотехника күргәзмәсе эшләде
Җәмгыять
  • 12 Октябрь 2018 - 05:48
  • Караулар: 42
11 октябрьдә Түбән Кама республика шәһәрләре буйлап йөрүче автотехника күргәзмәсен кабул итте. Әлеге чара Яр Чаллы шәһәрендә республикакүләм Машина төзүчеләр көнен билгеләп үтү белән бәйләп уздырылды.



Шәһәрнең Җиңү монументы мәйданында 10.00- 15.00 сәгатьләрдә  республика автойөрешендә  катнашучылар тарафыннан махсус күргәзмә оештырылды. Күргәзмәдә  Татарстан җитештерүчеләренең  КАМАЗ-6580, «ЭкоСпорт», «Куга», «Эксплорер», КАМАЗ 43118, Hyundai HD 78, Lotus105 автобусы, Беларусь  тракторлары кебек техника урын алды.






Моннан тыш, күргәзмәдә зур плазмалы экраннар эшләде, аларда республиканың машина төзелеше турында фильмнар күрсәтелде, шулай ук сувенир продукцияләр сату һәм тематик фотозона да оештырылган иде. 




"Кванториум» балалар технопаркы ореп-air күргәзмәдә  машина төзелеше һәм 3D -модельләштерү өлкәсендәге эшләнмәләрен тәкъдим итте. Балаларга шулай ук мини-картларда йөрү мөмкинлеге дә тудырылды.





Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*