Рус Тат
Түбән Кама хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы дәрәҗәле бүләккә лаек булды
Җәмгыять
  • 11 Октябрь 2018 - 07:27
  • Караулар: 40
Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанда гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә керткән өлеш өчен премияләр тапшырды. Танатана Казан Кремлендә узды.

Премиягә Эльвира Долотказина җитәкчелек иткән "Түбән Кама муниципаль районы һәм Түбән Кама шәһәре хатын-кызлары" җирле иҗтимагый оешмасы да ия булды. 



"Татарстан -   гражданлык  җәмгыяте институтларын үстерү буенча илнең алдынгы регионнарыннан берсе. Безнең республика Мәскәү һәм Санкт-Петербург белән бергә коммерциячел булмаган оешмалар өчен Президент грантлары фонды конкурсы нәтиҗәләре буенча лидерлар өчлегенә керә. Бу безнең коммерцияле булмаган оешмаларның проектлары активлыгы һәм сыйфаты, аларның хакимият органнары белән уртак эшләве аркасында мөмкин булды», - диде Рөстәм Миңнеханов үз  чыгышында.

«Мин барыгызны да лаеклы бүләкләнүләрегез белән котлыйм. Нык сәламәтлек, иҗтимагый эшчәнлегегездә яңа казанышлар телим», -диде Рөстәм Миңнеханов.

Премия 2015 елда гамәлгә куелган. Ел саен коммерциячел булмаган оешмалар һәм РФ гражданнары җәмәгатьчелек таныган эшчәнлек һәм проектлар, гражданлык  җәмгыяте өлкәсендәге фәнни тикшеренүләр һәм  республикада гражданлык җәмгыяте институтларын үстерүгә шәхси өлешләре өчен аның лауреатлары булалар.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*