Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Түбәнкамалыларны беренче медицина ярдәме күрсәтергә өйрәтәчәкләр
Җәмгыять
  • 10 Октябрь 2018 - 09:47
  • Караулар: 81

Бу хакта шәһәргә визиты кысаларында «Волонтер-медиклар» Бөтенроссия иҗтимагый хәрәкәтенең төбәк бүлеге җитәкчесе урынбасары Оксана Юдина сөйләде. Түбән Камага ул хезмәттәше Әдил Уткүзов белән килде.

Кунаклар Түбән Кама медицина көллияте студентларының  волонтерлык эше белән таныштылар, шулай ук Түбән Кама район үзәк күптармаклы хастаханәсе җитәкчелеге белән очраштылар.  

Сәламәтлек саклау оешмаларының һәм Түбән Кама волонтерларының уртак эше турында кунакларга медицина буенча баш табиб урынбасары Марс Мостафин сөйләде.

Марс Мостафин Түбән Кама студентлары өчен волонтерлыкның  гадәти эш булуын, аларның  даими рәвештә шәһәр чараларында һәм медицина акцияләрендә актив катнашуларын сөйләде. 

Иҗтимагый хәрәкәт координаторлары җирле волонтерларга эре проектларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәргә вәгъдә бирделәр. Сүз уңаеннан, Оксана Юдина тиздән Түбән Камада халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча мастер-класслар кысаларында гамәлгә ашырылачак проект эшли башлаячагын җиткерде. Баш табиб урынбасары, үз чиратында, волонтерларның барлык башлангычларын да игътибарсыз калдырмаска һәм бергә эшләүне дәвам итәргә вәгъдә бирде.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*