Рус Тат
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы объектларына дәүләт кадастры бәяләве үткәрү турында белдерә
Җәмгыять
  • 16 Октябрь 2018 - 07:59
  • Караулар: 43
ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгы 2016 елның 3 июленнән №237-ФЗ «Дәүләт кадастр бәяләве турында» Федераль закон нигезендә, ТР Җир һәм мөлкәт мөнәсәбәтләре министрлыгының 26.09.2018 №3173-р боерыгын үтәүгә  2019 елны Татарстан Республикасы территориясендә  Татарстан Республикасының су фонды, урман фонды, аерым сакланыла торган территорияләр  җирләре һәм объектларына дәүләт кадастры бәяләве үткәрелүе турында хәбәр итә. 

Дәүләт кадастрын бәяләүгә әзерлек 2019 елның 1 гыйнварына кадәр башкарыла. Дәүләт кадастры бәяләвен үткәрүгә әзерлек этабы кысаларында кадастр бәясен билгеләү өчен мөһим мәгълүматны туплау һәм эшкәртү максатыннан  «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе тиешле күчемсез милек объектларының хокуклы хуҗаларыннан күчемсез милек  объектларының характеристикалары турында декларацияләр кабул итә.

Күчемсез милек  объектларының характеристикалары турында декларацияләр кабул ителә:

1)  «Дәүләт кадастр бәяләве үзәге» дәүләт бюджет учреждениесе 420021, Казан шәһ., Париж  Коммунасы ур., 8 адресы буенча.

2) Татарстан Республикасы территориясендәге «Татарстан Республикасында дәүләт һәм муниципаль хезмәт күрсәтүче күпфункцияле үзәк» ДБУ филиаллары.

3)  Электрон документ формасында (күчермәләре ясалган документлар шәхси имза белән) Gbu.Cgko@tatar.ru.  электрон  почтасы аша.

Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*