Рус Тат
24 Февраль 2019
15:00 - 17:00
6 көн калды
23 Февраль 2019 18:00
24 Февраль 2019 20:00
5 көн калды
Түбән Камада "Көзге игелек атнасы-2018" социаль акциясе уза
Җәмгыять
  • 09 Октябрь 2018 - 09:30
  • Караулар: 126
Түбән Кама иреклеләр үсеше үзәге «КоVеR» яшьләр үзәге, яшьләр эшләре һәм спорт идарәсе белән берлектә "Көзге игелек атнасы-2018" социаль акциясен башлап җибәрде.

14 октябрьгә кадәр Түбән Камада атна дәвамында гаиләдәге уңай мөнәсәбәтләрне ныгытуга, ярдәмгә мохтаҗ балаларның төрле категорияләренә ярдәм күрсәтүгә, халыкның төрле катламнары арасында сәламәт яшәү рәвешен популярлаштыруга, Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм күрсәтүгә булышлык итүче чаралар оештырылачак.

Чарага теләге булган һәркем:  яшьләр оешмалары, уку йортлары, коммерция һәм коммерцияле булмаган оешмалар, Түбән Каманың социаль актив кешеләре кушыла ала. 

Акция кысаларында фотоконкурс игълан ителде. 19 октябрь көнне «Зәңгәр күл» лагеренда "Көзге игелек атнасы-2018 " акциясенең  иң актив катнашучылары билгеләп үтеләчәк.

Элемтә өчен телефон: 8-917-281-56-09

Билгеле булганча, 2018 ел Россиядә Ирекле ярдәмче яки Волонтер елы дип игълан ителгән иде.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*
Соңгы язмалар
Башка яңалыклар