Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
6 көн калды
Айдар Метшин район авыл хуҗалыгы тармагы эшчәнлеген уңай бәяләде
Җәмгыять
  • 08 Октябрь 2018 - 17:45
  • Караулар: 73
"Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә Түбән Кама районы агросәнәгать комплексының бүгенге торышы турында сөйләштеләр. 

Муниципаль район башлыгы Айдар Метшин сүзләренчә, 2018 ел авыл халкы өчен начар булмады. Авыл хезмәтчәннәре тарафыннан яхшы уңыш җыеп алынды, малларны кышлату өчен җитәрлек күләмдә азык әзерләнде.



Хәзерге вакытта Түбән Кама районының аграр секторында 5 эре авыл хуҗалыгы оешмасы, 80нән артык крестьян-фермер хуҗалыгы, 43 гаилә фермасы эшли. 

Агымдагы елның 9 аенда авыл хуҗалыгының тулаем продукциясе күләме 2 млрд 5 млн сум тәшкил итте, бу 2017 ел белән чагыштырганда 105% ка артыграк.Быел  51,7 мең тонна ашлык җыеп алынган, бункер авырлыгында бөртекле һәм кузаклы культураларның уртача уңышы һәр гектардан 26,5 центнер тәшкил итә. Агымдагы елда районда техник һәм майлы культуралар игүгә 8 мең га җир бүлеп бирелгән, хәзерге вакытта барлык мәйданнарның 71%ы җыелган инде. 1550 гектар мәйданда шикәр чөгендерен алу дәвам итә:  бүгенге көндә 61%тан артык уңыш җыеп алынган. Шушы көннәрдә хуҗалыклар 1230 гектар мәйданда көнбагыш уруга керешәчәкләр. Шулай ук кырларда хәзер яшелчәләрне казып алу дәвам итә, 5 мең 600 тонна бәрәңге алынган, уртача уңыш гектарыннан 276 центнер тәшкил итә.

Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, крестьян-фермер хуҗалыклары үсеше  -   аграр сәясәтнең төп юнәлешләреннән берсе. Бу секторда тулай продукция күләменең 18%ка кадәр өлеше  җитештерелә. Түбән Кама гаилә фермалары һәм КФХ мәктәпләр, балалар бакчалары һәм башка бюджет учреждениеләрен үз продукциясе белән тулысынча тәэмин итә ала. 



«Безнең бурыч  -   авыл кешеләренә ярдәм итү,  шулай ук кулланучылар кооперативларына булышлык  итү һәм аны үстерү өчен мөмкин кадәр кирәкле шартлар тудыру. Көзге-кышкы чорда ит һәм яшелчә продуктларын сату өчен безнең территориядә «Комета», Бызов базарларында ярминкәләр оештырыла, Южная урамындагы  «Магнит» сәүдә үзәге янында сәүдә нокталары билгеләнгән. Бу территорияләрдә бүген фермерларга продукция сату өчен барлык шартлар да тудырылган. Авыл хуҗалыгы ярминкәләре киләсе елның язына кадәр эшләячәк. Ярминкәләр эшенең беренче атнасында гына да безнең фермерлар тарафыннан  6,5 млн сумлык 157 тонна продукция сатылган», - дип нәтиҗә ясады Айдар Метшин.
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*