Рус Тат
Айдар Метшин гражданнарның социаль челтәрләр аша мөрәҗәгатьләренә игътибар юнәлтергә кирәклекне җиткерде
Җәмгыять
  • 08 Октябрь 2018 - 13:55
  • Караулар: 29
Бу хакта бүген атна саен үткәрелә торган "Эшлекле дүшәмбе" киңәшмәсендә сөйләштеләр. 

Түбән Кама муниципаль районы башлыгы, Түбән Кама мэры Айдар Метшин Түбән Кама идарәләренең һәм ведомстволарының популяр социаль челтәрләрдә үз төркемнәренә ия булуын билгеләп үтте. Шәһәр башлыгы әлеге юнәлештә эшне көчәйтү кирәклегенә басым ясады. 

Шулай ук бүген сүз "Халык контроле" системасы эше турында да барды. Әлеге дәүләт системасы эшли башлаганнан бирле шәһәр һәм район халкыннан 7 562 гариза кергән, шуларның 87% ы хәл ителгән. 

Сүз уңаеннан, 2015 елда Түбән Камада яшәүчеләр тарафыннан «Халык контроле» системасына 1240 мөрәҗәгать җибәрелгән, шуларның 86,8 проценты уңай хәл ителгән. 2016 елда -  1500 гә якын мөрәҗәгать, шуларның 89,2% ы хәл ителгән. Узган ел түбәнкамалылар "Халык контроле" порталында 1734 хәбәр калдырган, шуларның 79,2 проценты хәл ителгән. 2018 елда  - 1461 мөрәҗәгать, шуларның 1111е хәл ителгән, бу 76% тәшкил итә, 240 мөрәҗәгать  (17%) бүгенге көндә тикшерелә,   55  мөрәҗәгать нигезле төстә кире кагылган. 

Бүген киңәшмәдә Айдар Метшин билгеләп үткәнчә, кире элемтәнең нәтиҗәле механизмнарын формалаштыру эше дәвам итәчәк, һәм, барыннан да элек, электрон сервислар аша да.

"Бүген кирәкле хезмәтләрне электрон рәвештә алу мөмкинлеге арта бара. Моннан тыш, электрон сервислар белән эшләү,  кеше факторының йогынтысын, димәк, коррупция чагылышларының ихтималын киметә. Шуның мисалы булып күпфункцияле үзәк эше тора, әйтик,  мөрәҗәгать итүче дәүләт яки муниципаль хезмәтләр  алганда,  чиновникның бюрократик гамәлләренә  бәйле түгел, яки Түбән Камада яшәүчеләр арасында ТКХ өлкәсенә бәйле мәсьәләләрне хәл итү буенча популяр булган "Ачык Түбән Кама" системасы эше", - дип өстәде Айдар Метшин.

Сүз уңаеннан, 2018 елның 1 гыйнварыннан 1 октябренә кадәр "Ачык Түбән Кама" системасына 34 мең мөрәҗәгать кергән, шуларның 99% ы хәл ителгән. 



фото: ru.publika.md


Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*