Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
Айдар Метшин: "2019 елда без Җиңү Монументын реконструкцияләүгә керешүне планлаштырабыз".
Җәмгыять
  • 08 Октябрь 2018 - 13:03
  • Караулар: 97
Түбән Кама мэры Айдар Метшин бүген җитәкчеләрнең чираттагы дүшәмбе киңәшмәсендә  шәһәр һәм район территориясендә якын киләчәктә иҗтимагый  киңлекләрне  үстерүдә республика программасы буенча гамәлгә ашыру планлаштырыла торган кайбер проектлар белән таныштырды. Билгеле булганча, сентябрь аенда  ТР Президенты үзенең  Дәүләт Советына Юлламасында  әлеге программаның республика  территориясендә гамәлгә ашырылуы дәвам ителәчәген җиткерде. 

"2019 елда без Җиңү Монументын реконструкцияләүгә керешүне планлаштырабыз. Шулай ук киләсе елга планнарыбызда – Изге Чишмә территориясен комплекслы реконструкцияләү, аны киңәйтү һәм шәһәр халкының ял итүе өчен җәяүле маршрут булдыру», - дип билгеләде Айдар Метшин.

Шулай ук район башлыгы, Түбән Кама мэры  шәһәрнең үзәк өлешләренең берсе   -    Химиклар проспекты һәм Бакый Урманче урамнары арасындагы территорияне дә зур үзгәрешләр көтүе турында сөйләде. Моннан тыш, киләсе елда Кама Аланында  Экопарк территориясен төзекләндерүнең икенче этабын дәвам итү дә планлаштырыла.
  
Хәзерге вакытта Түбән Камада " Великлар"  балалар автошәһәрчеген төзекләндерү эшләре тәмамланып килә. Тиздән биредә яңа иҗтимагый киңлек барлыкка киләчәк, анда велосипедта йөрү һәм юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләре буенча белем алу гына түгел,  ә бөтен гаилә белән актив ял итәргә дә мөмкин булачак. 
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*