Рус Тат
Республикада "Минем шәҗәрәм" бәйгесе старт ала
Җәмгыять
  • 08 Октябрь 2018 - 08:00
  • Караулар: 36
Татарстан Дәүләт архивы республикада “Минем шәҗәрәм” бәйгесен игълан итте. 

“Минем шәҗәрәм” бәйгесе 1 октябрьдән алып 25 октябрьгә кадәр дәвам итә. Бәйгедә мәктәп балалары һәм профессиональ белем бирү оешмаларында укучы 18 яше тулмаган студентлар катнаша ала. Балигъ булган яшьләр әлеге бәйгедә аерым төркем булып каралачак. 18 яше тулмаганнар арасында беренче төркемдә – 1-4нче сыйныф укучылары, икенче төркемдә – 5-8нче сыйныф  укучылары, өченче төркемдә – 9-11нче сыйныф укучылары һәм дүртенче төркемдә – 18 яше тулмаган студентлар катнаша. Бәйгедә кечерәкләр рәсемнәр тәкъдим итсәләр, өлкән классларга һәм студентларга фәнни хисап һәм доклад якларга туры киләчәк.

Бәйгедә һәр төркемдә дә җиңүчеләрне билгеләячәкләр. 1нче урынга – планшет, 2 нче урынга – кесә телефоны һәм 3нче урынга – электрон китап тапшырылачак. 18 яше тулган төркем җиңүчеләренә диплом һәм акчалата премия каралган: 1нче урынга – 50 мең, 2нче урынга – 30 мең һәм 3нче урынга 20 мең сум биреләчәк.

Тулырак мәгълүмат биредә: http://arhiv.tatarstan.ru/tat/index.htm/news/1294626.htm
Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*