Рус Тат
22 Декабрь 2018 15:00
23 Декабрь 2018 19:00
8 көн калды
15 Декабрь 2018 18:00
18 Декабрь 2018 20:00
"КоVеR» яшьләр инициативалары үзәгендә интеллектуаль уен үтте
Җәмгыять
  • 05 Октябрь 2018 - 15:46
  • Караулар: 100
"КоVеR» яшьләр инициативалары  үзәгендә интеллектуаль уен үтте. Ул Түбән Камада яшәүчеләрнең  ике буынын – шәһәрнең комсомол хәрәкәте ветераннарын һәм замана яшьләрен берләштерде. Ярышны шәһәрнең танылган  биология укытучысы Виктор Белоусов алып барды.



Уенның беренче этабында Татарстанның 40 һәйкәле һәм бюсты күрсәтелде, ә уенда катнашучылар монументның кайда булуын һәм исемен атарга тиеш иде. Шуннан соң командалар хронологик тәртиптә Түбән Кама биналарын  төзү даталарын билгеләделәр.



Нәтиҗәдә, район башлыгы урынбасары Эльвира Долотказина, шәһәр Советы депутаты Альберт Яһүдин, Өченче буын университеты директоры Людмила Топаева һәм индустриаль техникум директоры урынбасары Римма Носова кергән «Комсомольцы» командасы  җиңү яулады.



"Безнең бөтен яшьлегебез комсомолда узды һәм 29 октябрьдә аңа 100 яшь тула, - ди Эльвира Долотказина. - Бу уңайдан Түбән Камада бәйрәм узачак, анда шәһәребезнең комсомол оешмалары активистлары җыелачак".




Хата таптыгызмы?
Сүзне яки җөмләне билгеләгез
һәм CTRL + ENTER басыгыз
Текст сообщения*